РФ
Рашид Фәттәх
28 июнь, 2025 ел

Әгәр син киттең

Әгәрдә син киттең, ләкин синең
Китүеңне беркем күрмәде,
Хушлашмады, я саубуллашмады –
Димәк, юкка син, дус, китмәдең...

Ләкин, була хәлләр, кайчан чынлап
Кеше китүеңне күралмый.
Кайчан, мәсәлән, кунаклар белән
Аралашып, сиңа карамый.

Яки, төрле көйләр-җырлар тыңлый,
Һәм көлешеп вакыт үткәрә.
Үз фикергә чумып, һич уйламый
Синең китүеңне көтәргә



P.S. Бу шигырьне кичә бастырырга теләдем, мөмкинлек булмады
Уникаль идентификатор: 2806252542
1
0
17
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез