Әгәрдә син менгәнсең краватка,
Уйлама да озак ятырга.
Бигрәк, авыр эштән соң – карават
Алыр сине озын коллыкка.
Берничә сәгатькә бикләп куяр
Синең аякларны, кулларны.
Ничек кенә теләсәң дә, булмас
Аннан мөмкин иртә чыгарлык.
Уяткыч, кояш, тавышлар гына
Булышырлар сиңа торырга.
Караватның үтә-күренмәле
Чылбырларын тизрәк салырга.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез