“Балам, сәләм, хәлләр ничек?
Эшләдеңме бакчада?
Әстәгъфирулла, нәрсә бу
Кызыл синең кулларда?!
Әллә, агачны кискәндә,
Каты җәрәһәтләндең?
Пычкыны ботакка куеп,
Ялгыш, кулга эләктең?!”
“Юк, яраланмадым, әни,
Борчылуыңны калдыр.
Мин чиядән кайнатманы
Әле генә ашадым”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез