Бөтен якта, урамда, бакчада,
Биналарда, ишек-тәрәздә
Эленеп тора игъланнар белән
Ап-ак, кара, төссез кәгазьләр...
Кемдер үз хезмәтен тәкъдим итә
Төзелештә, йортлар салуда...
Кемдер хаким өлкәсендә, яки
Барлык бурычларны басуда...
Кемдер комны, ташларны китерә,
Агачларны, коры утынны.
Кемдер, үз оешма белән сала
Йорт нигезе өчен бетонны...
Бөтен якта, урамда, бакчада
Коймаларда, ишек-тәрәздә
Күп ел торырлар игъланнар белән
Ап-ак, кара, төссез кәгазьләр...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез