РФ
Рашид Фәттәх
1 июль, 2025 ел

Бистә юллары

Безнең бистәбез Венециягә
Көзен, яки язын әйләнә.
Аның суга тулган юлларыннан
Көймә белән ярый йөзәргә.

Кайвакытта, елганың юллары
Әйләнәләр тирән сазлыкка.
Шундый күренешне күреп була
Берәр нинди ерак авылда.

Шәһәрләргә генә насыйп балкый,
Сусыз тормыш белән торырга.
Үзеңне шома җирдә сизәсең,
Узып барып шәһәр юлыннан.
Уникаль идентификатор: 0107252566
1
0
12
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез