РФ
Рашид Фәттәх
20 июль, 2025 ел

Ике тау...

Егет ике тау алдында тора:
Берсе карлы, берсе үләнле.
Икесе дә аның җанны тарта,
Газиз тавыш белән: “мен әле!”

Берсендә чибәр кызчык утыра,
Башкасында – олы әние.
Икесе дә үзенә чакыра,
Кая барыр? Үзем белмидер...

“Кил яныма, бәхеттә яшәрсең!” –
Ишетә ул ике колакта...
Моның кадәр кыен бу мизгелдә,
Егет белми, кемгә карарга...

Башы тагын ныграк та авырта,
Сайлау килеп җитә, ахрысы...
Әни белән кызга карап, уйлый...
Кемне аңа дөрес сайлыйсы?

Кинәт, әни, чиләк алып, торды...
Ә кыз, торып, артка борылган...
Әни кардан атлап китте, кызчык
Менеп китте тауның башына...

Егет алдында үсте калкулык,
Ябып куйды бөтен юлларын...
Күз яшьләрен түгеп, башны тотып,
Җиргә, суламыйча, ул ятты...
Уникаль идентификатор: 2007252694
2
0
42
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез