Бер тынап¹ килдем мин балыкка,
Балык тотарга җыендым елгада.
Яңгыр ява башлады, кызганычка,
Утырып тордым инде машинада.
Машинада берәз утырып торгач,
Чыктым да, тыгызлады² миңа әтәч.
Нинди...Каян адашып килде ул зат?!
Бөтен тәнемне чукыды, хәшәрәт!
Ниһаять, инде алдым кармагымны,
Бәрдем суга Һәм баккалыйм³ калкавычны.
Әһә, ниндидер балык уйный башлады,
Хәзер эләгер, мөгәен, күреп суалчанны.
Бик озак уйный инде, тартып алдым.
Күрәм, кармакта мин кигезгән кортым
Актык сулышында тора инде, мескен,
Жәлләп йибәрдем⁴, тынычлыкта үлсен.
Кармакны караганда куркынып калдым,
Каты сискәнеп китте бердәнбер йөрәгем.
Акырып чаба яныма берничә котырган үгез,
Хуҗадан ычкынган, газаплап бетерде, имеш.
Качарга кирәк диеп карандым уңга-сулга,
Озак үтмәстән бөтенесен бәреп мендем тауга.
Шул үгезләрне таш атып маташсам да куарга,
Алар барсын ваттылар ярсынган хәлләрендә.
Шулай итеп, булдым бернәрсәсез,
Ярый әлдә калмадым машинасыз.
Шундый вакыйга берчегә⁵ калыр исемдә,
Нинди балык артыннан икән килдем монда...
Астөшермәләр:
¹ Тынап - тапкыр, мәртәбә, кәррә (мишәр диалектында: "тынап")
² Тыгызлау - комачаулау мәгънәсендә (мишәр диалектында "тыгызлау")
³ Баккалау - күзәтү, карау (мишәр диалектында "баккалау")
⁴ Йибәрү - җибәрү (мишәр диалектында "Җ" хәрефе төшерелә, "йибәрү" була)
⁵ Берчегә - һәрвакытка, мәңгегә (мишәр диалектында "берчегә")
3
0
35
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез