“Нишләп күп кешеләр арасында
Берничек тә бетми ызгышлар?
Ни сәбәпле алар йодрыкларда
Я сүзләрдә озак сугыша?”
“Күрәсең теге ярлы бабайны,
Кем утыра отель янында?
Аның янына якынлаш һәм әйт
Дорфа тавыш белән: “кит моннан!”
Китәрме ул? Юк, чөнки бу урын
Аңа кайчак акча китерә.
Ә сиңа аның монда булуы
Матур манзараны бетерә.
Шулай ук кешеләр арасында,
Гомер буе бетми ызгышлар.
Чөнки, үз-үзенә юл бирми, һәм
Бөтенесе төрле уйлылар”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез