Әгәрдә кеше башкарак уйлый,
Кирәк түгел аны хурларга.
Киресенче, матур сүзләр әйтеп,
Кирәк аны хәтта мактарга.
Чөнки, җәмгыять белән бертөрле
Уйлаганы бик күп очракта
Әйләнә зирәк кешегә түгел,
Ә сарыкка, яки, баранга.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез