Аңлап бетермим теге гайләне,
Кайда ике, күбрәк бала бар.
Ничек, ярыймы сорау бирергә,
Алар белән җиңел аларга?
Ярар, аңлау яши, берсе булса,
Аны, әле, ярый түзәргә.
Ә икесе белән бигрәк инде
Ничек уйлыйм, кыен яшәргә.
Күбрәк тавыш, кычкырыш-ызгышлар,
Акча күбрәк китә аларга...
Ярар акча, ләкин борчылулар,
Мәшәкатьләр күбрәк алардан...
Юк, мин һичкемгә дә ачуланмыйм,
Һәрбер гайлә яхшы үзенчә.
Тик ике баланы бердән тоту
Катлаулырак күпкә, минемчә...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез