“Digital шигырь“ – ул чын могҗиза,
Нинди ята челтәр киңлектә.
Аның турында чын күңелемнән
Телим җылы сүзләр әйтергә.
Беренчедән, бөтен шигырьләрең
Бастырыла, тиздән укыла.
Әгәрдә ошаса, җанга ятса,
Аңа йөрәк-лайклар куела.
Беркемдә дә сүгенми, тиргәми,
Тәнкыйтьләми синең язманы.
Бары, комментарийларны язып,
Әйтеп куя мөмкин уйларны.
Бу сәхифә бик уңайлы, җиңел,
Бөтенесе ачык ясалган.
Теләсәң – мә, төрле фикерләргә
Шигырьләрне ярый карарга.
Һәм белегез, мин һич ялынмыйм, ә
Җиткерәмен гадел фикерне.
Сайтны үстрер өчен, Алла бирсә,
Бастырырмын бик күп шигырьне!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез