Акча хәзер – яшел кәгазь түгел,
Кайда нульле саннар язылган.
Ул тораташ, кемгә күп кешеләр
Башны иеп, көн дә буйсына.
Акча өчен кеше үзен кыйный,
Ямьсезләтә тәнен һәм башын.
Акча өчен гөнаһ кыла, сата
Үз ананы, дусны-туганны.
Акча өчен җинаятькә бара,
Урлый, талый, вата, җимерә.
Җанын сатып, һич гаепсезләрнең
Гомерләрен атып бетерә...
Күз алдына китерерлек түгел,
Ничек безнең чиксез дөньяны,
Күп кешенең акыл-фикерләрен
Гади санлы кәгазь яулады...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез