РФ
Рашид Фәттәх
28 июль, 2025 ел

Куркыныч чагылыш

Бервакыт, төн җиткәч, төштем
Баскычтан үз бүлмәмә.
Ялгыш кына карашымны
Төбәдем тәрәзәгә.

Анда зәгыйфь чагылышым,
Көзгедә сыман, балкый.
Шул ук егерме бер яшьлек
Габденнур миңа карый.

Аңа игътибар бирмичә,
Әкрен генә борылам.
Әмма бу чагылыш миңа
Һаман да карап тора.

Кинәт, күзе кызылланды,
Ул тәрәзәне ватты.
Җилдәге тизлеге белән
Минем артыннан чапты.

Куып җиткәч, баулар белән
Кулларымны уратты...
Суламыйча, аң югалтып,
Бер урында ятканмын...
Уникаль идентификатор: 2807252715
2
0
20
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез