Килеп җитте ахры вакыт, кайчан
Мин тиешмен сезгә дияргә:
“Диджитал шигырь” сәхифәсеннән
Карар кылам чыгып китәргә.
Нишләп, сорарсыз сез? Барсы җиңел,
Шигырьләрем сезгә аз ошый...
Алар астында хәтта ике лайк,
Күп карашлар һич тә җыелмый...
Бу катлаулы сорауда бәлки мин
Башка төрле юлдан барырмын...
Кайтырмын мин монда тагын, юкмы...
Киләчәктә карар кылырмын...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез