“Диджитал шигырь”гә кайтам бугай,
Шундый минем җанның теләге.
Гәрчә, төгәл билгеле дә түгел,
Бәлки тагын кабат китәрмен...
Айдан күбрәк вакыт үтте, һәм мин
Сагынганмын бик тә бу сайтны.
Гәрчә анда минем шигырьләрем
Җыйды аз карашны, аз лайкны.
Бәлки, иҗатымны кайчан булса
Тамашалар күбрәк укырлар...
Бәлки, бу иң газиз сәхифәгә
Язучылар тагын кайтырлар...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез