РФ
Рашид Фәттәх
2 февраль, 2026 ел

Тормыш – кредитор

Беләсез, бәлки ул дөрес түгел,
Әмма тормыш – ул чын кредитор.
Башта унбиш ел бәхеттә яшә,
Шуннан илле елны эшли тор.

Тормыш балачакка кредит бирә –
Акча түли ата-аналар.
Киендерә, эчертә, ашата,
Теләгәнне сатып алалар.

Аннары, унсигез яшькә җитсәң,
Вакыт җитә кредит түләргә.
Тик зур процент белән – туры килә
Алтмыш яшькә кадәр эшләргә.
Уникаль идентификатор: 0202262806
1
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез