Ишетәсез, дуслар, беркайчан да
Шаярмагыз бер дә Алладан!
Башка төрле, шул мәзәкләр өчен
Ул беркөнне каты җәзалар!
Ишеттем, бер әбекяй теләгән
Өйрәнергә намаз укырга.
Шушы йомыш белән аяз көндә
Килеп торган мулла янына.
Мулла шаярган, һәм бу әбигә
Әллә ниләр көлеп күрсәткән.
Нәтиҗә: әби Җәннәткә кергән,
Мулла Җәһәннәмгә эләккән.
Күбеселәр, кызганычка каршы,
Нишләп шулай, һаман аңламый...
Шулай чыкты, чөнки Аллаһтан һәм
Диннән шаярырга ярамый!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез