Сихерләгәндәй пышылдый мең дә бер яфрак,
Әллә соң ишетер өчен колак катырак.
Матурлыкка таң калырдай мин ачык авыз,
Габдуллаҗан әйткән иде, эрим, балавыз.
Канга сеңгән зәгыйфьлегем бәлки файдага,
Алсу күзлек киеп булмый, тормый маңгайда.
Би(Ө)ек агач ар(К)асында офык күренми,
Табынырга әмер биреп шәҗәр сихерли...
Берчә кызык, берчә шомлы, төрле фикерләр,
Агачка аркадаш булып исрафмы көннәр?
Нинди халәттә булсак та, вакыт тик тормый,
Былтыр(егет) котылган Шүрәле кытыклап уйный.
***
Мәңге таушалмас гайрәтең шауламый көздә,
Кыштыр-кыштыр яфракларың коелгач җиргә.
Син дә тузан, мин дә тузан — дөньясы шундый,
Чү, туктатма, ахырыбыз башка булалмый.
Менә генә ышыкланып тордылар синдә,
Менә генә канатланып очтылар күккә,
Сусау түгел, кызык өчен түгелде сутың;
Чатнаган мәхмер башына күпмедән хакың?
Давылларда сыендырган туфракка күз ач,
Ябалдаш хәтле җәелгән тамырың колач.
Иң мөһиме, кимермәсен эчтән кортларың,
Бу зәхмәттән коткаручы мин бит — тукраның.
Таныдыңмы, син үзеңне, әфәндем? Ханым?!
24-25.09.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез