Киек кошларга иярде
Алтын көздә яфраклар.
Хыяллар канатлы иде
Чынга ашмас булганнар.
Кыштырдый сары келәмдә,
Җил белән селкенгәли,
Юл белән койма арасын
Нигә яфрак үтәлми?
Чынга ашсын хыяллары,
Ярдәм кирәк яфракка,
Супергерой өмәчеләр
Тырма алган кулларга.
Яфраклар хәзер өшемәс,
Яфракларга бик җылы.
Кошлар янына сарайга
Алар юнәлеш алды.
4.10.2025
Алсу Галеева, Актаныш
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез