Почтальонка Зөлфия,
Күркәм һөнәргә ия.
"Эшне яратам"- дия,
Чын күңеленнән сөя.
Бүген дә ул хезмәттә,
Күрәм аны мин көндә.
Сине күрмичә булмый,
Чөнки юлларым уңмый.
Күрче тулы сумкада,
Гәҗите дә, хаты да.
Кемгәдер шатлык салды —
«Ватаным Татарстан»ны.
Сәламәт бул почтальон,
Үткән адымың миллион.
Ял итүең дә актив,
Һәрвакыт син позитив!
8.10.2025, Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез