АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

...һәм йәнәсе(әсәрләнү)

...Һәм йәнәсе, мин төш күрәм
Биек кыя пәйда булган.
Кара төннең киң җилкәсен
Этә дә соң... Ихх, булмаган,
Ник чигенми. Кояш бит ул,
Нигә Кояш көчен җуйган.

Кабат кыя. Мәгърур кыя.
Ташка соң ни. Җансыз бит ул!
Ә мин менә җанлы. Җанлы!
Кыяга юл шанлы, шанлы.
Кояш кадәр, Кояш хәлсез,
Ник уйларым туа мәнсез...

Сабый чакта, батыр идем,
Бер куркусыз чабар идем,
Бар дөньяны өркетергә
Бер әмәлен табар идем.
Бөркет булган ул йөрәгем
Бүген кайда? Бүген кайда?!

Уятыгыз, начар төштән.
Өйләгә дә вакыт җиткән.
Акыл белән мин чамалыйм,
Андый хәлләр һич булалмый.
Туган җирем җәннәткә тиң,
Офыкларым кояшлы, киң.

***
Ярдәм итик бер Кояшка
Галәмдә бит юктыр башка
Безгә тигән, өлеш дигән.
Җиргә якын инсаннарга
Бу кыяның кирәклеген
Һич аңламыйм, мин аңламыйм.

Карашымны томалаган
Һичнәрсәне дә өнәмим.
Кулга алып балта, чүкеч
Җансыз ташка томырылыйм.
Юлдаш булыр тынгысызлар,
Яктылыкка баручылар.

Кабалана, кабалана
Гавам юлы илтсен алга.
Гаип булсаң да дөньядан,
Кырык эшең кырык якта,
Кабатлана, кабатлана,
Чиксезлектә, мең кырлана.

Күңелемнең тирбәлүе
Аналарның моң, бәллүе(э),
"Балам!" диеп тын сулавы,
Дулкын-дулкын яңгыравы:
Бүгеннән үк Кояш кирәк!
Яктылыкка сусау йөрәк.
14-15 ноябрь, 3 декабрь 2025
Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262822
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез