АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Әдәби марафончыларга афәрин

Бүген бәйрәм, бездә бәйрәм,
татар бәйрәме.
Ноябрьнең иртәсе дә
әллә сизәме?!

21 көнлек марафон
үтте дә китте.
Яңа дуслар, фикердәшләр
дуслыкка керде.

Бар дөньяны берләштереп
марафон атлый.
Татар телендә әсәрләр
балалар укый.

Җирлектәге язучылар
танылу ала,
үз укучыңны булдыру
күңелгә дәва.

Радиода чыгыш ясап
туры эфирда,
марафонга әйдәп калдык —
без бит команда.

Бергә-бергә дәвам итик
бу матур эшне,
марафончылар афәрин,
тәбриклим сезне!!!
6.11.2025, Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262821
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез