АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Әнием, җаным, бәгърем

Мин әнием, синнән башка
Бер көн дә яшәмәгән.
Әнием, җаным, бәгърем дип
Нигәдер эндәшмәгән.

Бу ялгышны кирәк икән
Хәзер үк төзәтергә!
Әнием, җаным, бәгърем дип
Язам мин шигыремә.

Көнем җылы, өйдә рәхәт,
Син янда булган өчен.
"Балам" диеп елмаясың,
Безгә түгәсең көчең.

Синнән башка ничек кенә
Мин яшәр идем икән?
Кайткан вакытыңны эштән
Әни, сагынып көтәм.

Әнием, җаным, бәгърем дип
Яратып сиңа дәшәм.
Һәркем кабатласын өчен
Шигырь итеп өләшәм.
22.11.2025
Алсу Галеева, Актаныш.
Уникаль идентификатор: 0402262824
4
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез