Дускайларым, бик күңелле
Яңалык әйтәм сезгә.
Бик көттереп килгән кыш та
Хәбәр салды бүгенгә.
Менә хәзер аклык була,
Сафлык була бар җирдә.
Яңа ел бәйрәменә дә
Әзер булыгыз көн дә!
Син генәме, кышны көтеп
Саташкан вак чебеннәр,
Черкиләр дә, яз килгән дип,
Әле очып йөргәннәр..
Ярый әле, алмагачлар
Бөреләнеп атмады,
Тавыклар да, чебеш диеп,
Әтәчкә сүз батмады.
Ярый әле, дускайларым,
Ватсап бар күрешергә,
Кемдә яңгыр, кемдә кар дип
Көн саен сөйләшергә.
27.11.2025 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез