АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

..1сум 64тиен..

Икъбаль күрмәк булып, наным,
парә-парә сүз үрә,
ышана ул сәфил җаннар
мәхшәр эчендә үлә.

Раушан иткән ап-ак карны
капшый ул, нидер эзли.
Табылса да җәүһәрләрен
мөнкир итәсен белми.

Мәгыйшәте бәллүр генә,
хәлбуки нык ихтыяр.
Хөллә кемсәләр шуышса
йөрәк ялкыны буар.

Иҗтиһаты гази юлда,
синең белән мин, наным.
Фәйзы бакый - таҗе шагыйрь,
Юк даһиның зат, саны.
24.12.2025
Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262827
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез