АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

..н-гә..

Инде куып тоттым диеп
Уйларга да өлгердең,
Ике дистәлек арада
Ни генә эшләп йөрдең?

Сунарлыкта җитешмәгән
Әкиятче син адәм.
Колакка токмач элмәкче,
Миңа соң килешмәгән.

Күзләремдәге элпәне
Туганчы ерткаладым,
Уңай булган сүзләрне дә
Кирегә такылдадым.

Су эчендә тусам да мин
Гомер йөзә белмәдем,
Кимчелекләрне күрсәм дә
Беркайчан да көлмәдем.

Синең гомер озынлыгың
Тик миннән генә тора,
Сулар һаваң, эчәр суың,
Яшәешең мин булам.

Ә син хаман калебеңдә
Үз-үзеңә падишах.
Күңелең хыянәт итеп,
Мине эзләп килгән... Ахх!
24.12.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262828
3
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез