РФ
Рашид Фәттәх
4 февраль, 2026 ел

Хәлне үзгәртмәсәң...

Әгәр хәлне үзең үзгәртмәсәң,
Ул үзгәрмәс, көлеп күзеңә.
Теләгән вәзгыятьне, йә хәлне
Яхшыртырга кирәк үзеңә.

Мисал. Йортыңның ишек алдында
Сукмак ак кар белән капланган.
Әгәр урамга узасың килсә,
Кулга кирәк көрәк тотарга.

Үзе кар, очып, сукмактан китмәс,
Язлар җиткәч кенә, ул эрер.
Тик, бик озак һәм куркыныч көтү,
Кайчан синең якка яз килер.

Нәкъ шулай ук башка хәлләр белән,
Яхшыртырга кирәк аларны.
Ялкаулык белән куркуны җиңеп,
Һәм эшләтеп кулны-аякны.
Уникаль идентификатор: 0402262841
1
0
1
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез