Кемдер әйтер:
— Онытырсың әле...
Төп-тамыры калмас хәтернең.
Җил кабатлар:
— Күнегерсең әле.
Бер тасмадай үтер көннәрең.
Онытылмый,
бары вакытлыча,
чәрдәкләнгән хәтер туктала.
Юккамени — без капчыкта ятмый! —
дип, олылар сүзне куерта.
Өйрәнәбез бертөрле тәртипкә,
күнегәбез гореф-гадәткә;
сердәшеңнән хәбәр килми торса
сөрлегәсең
мәҗбүри мәрткә.
Әмма беркөн,
тәрәзәңне чиртеп,
килеп керер мәңге яшь Хәят.
— Сагындыңмы?
Хәтсез күрешмәдек.
Сау гынамы.
Саумы?
— Ниһаять!..
Алсу Галеева, 19.01.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез