РФ
Рашид Фәттәх
17 февраль, 2026 ел

Чын шагыйрь сүзләре (ахырга кадәр укыгыз)

Мөрәҗәгать ясый кешеләргә,
Кем тәнкыйтьли минем иҗатны.
Сезгә чын күңелдән мең кат әйтәм
Рәхмәт белән тулган җавапны!

Минем өчен сез – укытучылар,
Кем баета иҗат белемен!
Кем матуррак ясый һәр җөмләмне,
Һәм анардан чыккан шигырьне!

Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт!
Сезнең кисәтүләр файдалы!
Аларга колак салып, ИншАлла,
Әле бик күп шигырь язармын!
Уникаль идентификатор: 1702262863
1
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез