АГ
Алсу Галеева(Сафина)
18 февраль, 2026 ел

Табигый гармония

Әгәр җентекләп өйрәнсәң, хәттаки табигатьтә,
туры сызыклар юклыгын инанырсың бер көндә.
Әйләнә-тирәдә барсы — салмак бөгелеш, төшү,
асимметрик гәүдәләнеш, ниндидер бөек көлү.
Тигез тоелган криссталлар чынлыкта тайпылышлы,
мәсәлән, тау бәллүрендә кабыргалар юк «туры».
Чөнки үсешкә бәйләнгән һава торышы шарты,
идеаль булганы сирәк, Раббыбыз шулай кушты.
Галәмне яктылык кисә, әмма туп-туры бармый,
Җир шарында безне генә гравитация какмый.
Шуңа күрә телескоптан алынган сурәтләрдә
чын йолдызны күрдем диеп, әйтә алмый беркем дә.
Табигый формалар матур: кытыршы агачлары,
ком барханнары дулкыны, боз өсте ярыклары.
Кагыйдәсез һәм стандартсыз барлыкка килгән дөнья,
табигатьтә шулай туа сихерле гармония.
17.02.2026 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 1802262864
1
0
4
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез