Ә яңа көн, кечтүк тормыш –
Анда әле берни юк…
Синең кайнар йөрәккәең
Ишек кага "тук, тук, тук".
Җавап итеп сер ачыла
Яңа мөмкинлекләргә,
Күз сирпеп ал син яктыга,
Алдагы киңлекләргә.
Игелекләр тулы басу,
Урып ал, файда булсын.
Чыныккан беләкләреңә
Тау кадәр хәләл кунсын.
Сабырлыкка өйрәнерсең,
Изге эш җиңел түгел.
Дуслар, мәхәббәт — һәммәсе,
Һәммәсе кирәк бүген.
Ялгышлык китсә, гафу ит,
Үпкәләрең суга сал.
Кичерә белгәннәр көчле —
Син дә көчле булып кал.
24.02.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез