АГ
Алсу Галеева(Сафина)
2 март, 2026 ел

Язга вакыт чак кына

Урам булды ак кына,
Кояш чыкты сак кына:
— Сез мине орышмагыз,
Язга вакыт чак кына.

Җирне сөям бертигез,
Кар ул су, яшәү, нигез.
Илне каплаган мулдан,
Уңыш күп булыр кырдан.

Сипкелләрне өләшәм,
Калын бозларны тишәм.
Радар кебек нурларым,
Кем тәрәзен юмады?

Гөлләрне үбеп чыгам,
Чәчәккә килеп кунам,
Болытларны таратам,
Зәңгәр күктән елмаям.
20.02.2026 АЛСУ ГАЛЕЕВА
Уникаль идентификатор: 0203262871
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез