Җиләкле җәйләрне төреп
Кыш ачарга киптерәм,
Атна ахырын "Хуш рәхмәт!,
Җиңел пар"лы иттерәм.
Атнага бер, айга 3-4
Күрешү маемлатмый,
Якыннар белән гөрләшү
Беркайчан да арытмый.
Иске авызда яңа сүз
Телевизор яңарта,
Гел бертөрле яңалыклар
Арытса да арыта.
Үткәннәрне кабатларга
Тарих битләре кирәк,
Әмма бүген китап тотып
Укыган кеше сирәк.
"Айлбибек" ди терминатор,
Скайлайн — ясалма фәһем.
Кино бүген чын тормышта
Юрала торган хөҗүм.
Булса да булыр сәнгатьнең
Зарар ясаганы да.
Куар-кодның бер пикселе
Малевич квадратында.
Ясалма каш, ясалма өн
Яшәү рәвешләребез,
Шигырь белән пропаганда
Өләшкән көннәребез.
02.03.2026 Алсу Г.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез