Кайтасым килә үземә,
Манасым килә дөньяны
Үземнең алсу төсемә,
Чигәсем килә нәкышләп
Күк йөзен дә, җирнең өстен.
Кайтасым килә үземә,
Дулкын-дулкын тибрәп китә
Бозгалап шома су өстен.
Чирткәли тал-тирәкләрен
Пырхылдап очкан кошкайлар,
Кичке эңгердә өшесәң
Шундый җылы җирнең өсте.
Кайтасым килә үземә,
Кояшта күзем чагылмый,
Дулап килгән кара болыт
Ничек тә мине куркытмый.
Җирсегәнмен үземә мин,
Тынлык тыңлап, дөнья буйлап
Күптән инде очмаган мин.
12.03.2026
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез