АГ
Алсу Галеева(Сафина)
25 март, 2026 ел

Мөһәндисләр сызымы

Тормыш диңгезен әлләни
Артык-мортык ишмәгәч,
Һәр дәресне гел кабатлау
Гадәтен бик измәгәч,
Саный алам яшь балага
Әлегә үз-үземне,
Җыерчык түгел битемдә —
Мөһәндисләр сызымы.

Нәтиҗәнең, бик иртәләп,
Ничек килгәнен белдем.
Борынгылар әйткән сүзнең
Өресенә төшендем.
Авыз ерып елмаерга
Мин иләсләрдән түгел.
Каш арасында буразна
Уйчан булганга бүген.

Ә шулай да, садә күңел,
Шатланам яңалыкка,
Мин ил карчыгы түгел лә,
Түгел авыз җил-капка.
Һәр кешегә ачылыплар
Түгелергә дә тормыйм,
Кызык-мызык тамашага
Җыелганга кызыкмыйм.

Каралама бирелмәгән,
Ялгышлыклар да чыга,
Хайван затыннан яралган,
Арттан гел чәйнәп тора.
Сокланам якты йөзләргә,
Сокланам җылы сүзгә.
Кием алмашкандай холык
Төрләнәмесоң сездә?..
06.03.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Уникаль идентификатор: 2503262874
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез