АГ
Алсу Галеева(Сафина)
30 апрель, 2026 ел

Акрошигырь "габдулла тукай"

Акрошигырь "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ"
Гали бик тә уңган малай икән
Алма белән сыйлый кәҗәсен.
Бу дуслыкны безгә бәян иткән
Даһи шагыйрь, каләм иясе.
Ул бит безгә бик күпне өйрәтте,
Ләйсән яңгырыдай иҗаты,
Лакмус кәгазедер хак сүзләре
Ак икән — ак, карасы — кара,
Табар өчен акыл гыйффәтен.
Угъры, карак исеме йокмасын,
Күңелләрең булсын ак һәм пакъ,
Аллы-гөлле чәчәкне тибрәткән,
Йөрәккә ак күбәләк кунган.
18.04.2026
Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 3004262888
2
0
6
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез