АГ
Алсу Галеева(Сафина)
30 апрель, 2026 ел

Апрель күгенә болытлар чәчелгән

АЛСУ ГАЛЕЕВА
Апрель күгенә болытлар чәчелгән,
Гүя артына кемдер яшеренгән,
Кабартып куйган да ястык-мендәрен,
Кояшны каплый: "беркем дә күрмәсен!"

Язгы кояш куәтенә соклангыч,
Ул тараткан нурлар яшәүгә ачкыч,
Кар эрүгә үсеп чыкты чәчкәләр,
Уйчан көнгә алар ямен чәчкәләр.

Язның уртанчы аен мин яратам,
Бу айда минем Сылу кызым туган,
Олы апа булган ике сеңелгә,
Күз тимәсен сөйкемле сөягемә.

Апрель күгенә болытлар чәчелгән,
Гүя артына кемдер яшеренгән,
Кабартып куйган да ястык-мендәрен,
Кояшны каплый: "беркем дә күрмәсен!"
30.04.2026
Уникаль идентификатор: 3004262889
1
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез