АЛСУ ГАЛЕЕВА
Нәкъ менә синең очракта,
Бар михнәтең, ләззәтең,
Ыруыбыз сулышына
Фал ясамый күрсәттең.
Кем булганбыз, электән үк,
Ким буласы түгелбез;
Хәтер җебенә җепселләр
Әле тагын үрәбез.
Күтәрелгән саен, бәлки,
Офыкларың ераграк,
Әмма ерагайган саен
Ерактагы якынрак.
Якты йолдыз булып балку
Җитсен җиде буынга.
Безгә кадәр килгән балкыш
Тиеш хаман балкырга.
2-3.05.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез