АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 май, 2026 ел

Бергә булсак маяклар янар

АЛСУ ГАЛЕЕВА
Бу гомер тик безгә
кичәсе диңгездәй,
үтеп булмас чылатмый аяк.
Бернигә карамый,
көннәрне аямый
янып торсын алда тик маяк.

Бер ярсып, бер тынып
дулкыннары кагар,
аппак күбекләргә ул манар.
Бердәнберем, парым,
күктән насыйп ярым,
бергә булсак маяклар янар.

Әйләнеп, толганып,
диңгездә болганып,
мәхәббәт ялкыннары кабар.
Синең белән мин дә,
минем белән син дә,
аяк баскан диңгез дә янар.

Бервакыт син һәм мин,
әйләнеп дулкынга,
гомер диңгезенә чумарбыз.
Алда янсын маяк
һәм чылансын аяк,
дулкыннардай, кабат туарбыз.
Уникаль идентификатор: 0505262893
1
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез