АЛСУ ГАЛЕЕВА
Җылы гына көне, җылы гына,
Җылы җилләр исә тыныч кына,
Офыкларым аяз зәңгәр икән,
Күктә болыты да сирәк икән.
Чияләрем тоташ актан гына,
Актан гына шомырт агачы да.
Алмагачлар, дүңкәл һәм миләшләр —
Йомшак болытлардай, ак чәчкәләр.
Яшиселәр килә, яшиселәр,
Язгы мәйданчыкта алсу йөзләр.
Хушбуй сипкәнмени туган ягым,
Җырлы булып туган бүген таңым.
Киләчәккә карыйм хыялланып:
Шулай матур килсә гел язларым;
Янда булсын дуслар, туганнарым;
Тыныч булып атсын ал таңнарым.
13.05.2026
Дүңкәл — ирга агачы
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез