АГ
Алсу Галеева(Сафина)
18 май, 2026 ел

Кемдер кызыл ярата.

АЛСУ ГАЛЕЕВА

Кем өчендер тозлырак,
Кем өчендер баллырак,
Һәркемнең авыз тәме
Үзенчә, башкачарак.

Кемдер акны ярата,
Кемдер кызыл ярата.
Кемгә кара килешә,
Мин яратам шәмәхә.

Кайсы байлык ярата,
Кайсы хаклык ярата.
Әлеге дә баягы
Флюгер дие маягы.

Яза алам мин озын,
Яза алам мин кыска.
Тик сезнең карамакта
Мөмкинлек укымаска.
18.05.2026
Уникаль идентификатор: 1805262897
1
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез