АГ
Алсу Галеева(Сафина)
18 май, 2026 ел

Көн туа, дөнья уяна

АЛСУ ГАЛЕЕВА
Көн туа, дөнья уяна, кояш нурлары ява,
Биек-биек агачларны яктыртып таңнар ата.
Сандугач, былбыллар җыры һаваларда яңгырый,
Мөккибән китеп бар җиһан көннең сулышын тыңлый.

Тылсымлы чак, төнге эңгер алмашына яктыга,
Тынычлыкны җил каушатып тик яфраклар кагына.
Кортлар күче йөри башлый бер чәчәктән берсенә,
Бу күренешкә тап булган һәрбер кеше сөенә.

Балачагың искә төшәр, кортлардан качкан чагың,
— Әниии!!! - диеп йөгергәнең,
— Корт чакты мине, чакты!
Һәм әлбәттә, кире кайтып, үткәннәргә бер тагын,
Шөкер итеп каршыларсың һәр көннең сабый чагын.
18.05.2026
Уникаль идентификатор: 1805262896
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез