АЛСУ ГАЛЕЕВА
Сусауларын басып туган җирнең
Ява яңгыр, ява тамчылап.
Яна йөрәк, йөрәк яна минем
Каршылыклы көнне каршылап.
Яңгыркаем, яңгыр туктап торчы,
Тамчы җырын кушарсың соңрак.
Эссе көннең билкәен сындырдың,
Туктап калды эшем аптырап.
Кулым шуа, аяк тая хәзер,
Ике кулга бер эшем бармый.
Бер үчем юк сиңа яңгыркаем,
Эш бит ул урманнарга качмый.
25.06.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез