АЛСУ ГАЛЕЕВА
(багышлау)
Колачыңа җыеп җәй төсләрен
Назлы, җылы хистә ак әле.
Күңелеңдәй якты бу дөньяның
Тылсымында эреп ак әле.
Сорылыкка чумган күк йөзеннән
Шаян тамчы җыры башлана,
Җылы-салкын, ак-кара булганга
Хисле йөрәк яхшы ашлана.
Рәхмәт сиңа шундый булган өчен,
Фәрештәдәй син бит канатлы.
Һәр тарафка кояш балкышыдай
Якты елмаюың таралды.
1.07.2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез