АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Атынабыз, атынабыз...

...Безне кем дә аңламастыр,
Таралмастыр томан да, –
Көзге таңда ике ялгыз
Атынганда таганда.
✍ Газинур Морат

Атынабыз, атынабыз,
Атынабыз таганда.
Безне беркем дә борчымый,
Таралмыйдыр томан да.

Янәш атынган таганнар
Яшәлми дә таушалган.
Үзләре үк, бу томанда,
Ялгызларны тараткан.

Яшьлек түгел, картлык түгел,
Көз дә түгел гаепле.
Иләсләнеп очып йөрмә,
Каты җиргә төш инде,
Үз тормышыңа бүгеннән
Хуҗа булып йөр инде.
23.07.2026
Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 2808262922
2
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез