АЛСУ ГАЛЕЕВА
Минем галәмем
Мин тукылган нәзек җепселләрдән,
Учларымда нәфис дөньям бар.
Җаным, син — терәгем, ышанычым
Йөрәгемдә җылы булдырган.
Синең белән үсәм, чәчәк атам,
Шатлыкларның тәмен бүлешәм.
Фатихалы юллар кисешкәнгә,
Парлы гомерләргә сөенәм.
Балаларда безнең дәвамыбыз:
Сүзләрендә, йөздә, атлауда.
Алар өчен һәркөн, һәр сәгатьтә
Язмыш кабатласын: «Бисмилла».
Сез — минем тынычлык, якты нурым,
Минем чиксез, мәңгелек сөю.
Һәрдаим кабатлап әйтелер гел
— Күпсенмә бәхетемнән, дию.
Июль, 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез