АЛСУ ГАЛЕЕВА
Гомер безгә бер генә бирелә
Бүген яшә, яшә әйдәп алга.
Дөрли юллар, күперләре яна,
Үткәннәрең күмерләргә кала.
Авыр йөгең салып куй иңсәдән,
Яңа үрләр башлана хисләрдән,
Яктылыкка җаның талпынганда
Югалып калма кара урманда.
Бәхет бит ул максатка ирешү,
Бәхетсезлек — көрәшми килешү.
Сынма берүк, читләргә тайпылма,
Яралы йөрәкләргә кагылма.
Гаепсезгә гаеп еш ташлана,
Җан пакьлеге аккошка охшаса.
Вакыт җиткән канат җәергә дә,
Офыкларны колачлап иңнәргә.
Бер адым да ул — үзе батырлык,
Җиңүеңнең тәүге башлангычы.
Күңелеңдә сүнмәс утлар янса,
Җимеш бирер хыялың агачы.
Август 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез