АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Килешә

АЛСУ ГАЛЕЕВА

Төн буе урамда йөри яшьлекнең ут чаклары,
Таң атканны бер дә белми, белми ни ул караңгы.
Төн пәрдәсен, ут чәчрәтеп, яндырганың булмаса,
Таңны, күзең бер дә йоммый, каршылаган булмаса,
Дәртле иде яшьлегем дип, искә дә алынмаса
Яшьнәп тә карамый яшәү кебек чыга ләбаса.
Яшьлек ул үзе дә матур, аңа бар да килешә,
Бармак янап шелтәләгән яшьлеккә тик көнләшә.
Яшьлекнең үз фәлсәфәсе, үз юлы, идеалы,
Яшь гомернең тәмен тоеп яшьнәп яшә нибары.
Безнең дөнья башка иде, сезнеке башкачарак;
Дистә еллар үткәч кенә хәтердә яңарачак.
Йокысыз төн, гамьсез уйлар, дәртле бию көйләре,
Кичә генә бердәй үткән көне белән төннәре...
Яшьлеккә калсын төннәре, яшьлеккә ул хаҗәтрәк,
Безгә бүген йокы кирәк, йокысыз төн хәтәррәк...
Август 2026
Уникаль идентификатор: 2808262925
2
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез