АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Витаминлы хәрефләр

Һәммәбезгә таныш безнең
Алфавитта хәрефләр.
Иң тәүгесе, беренчесе
"А" була ул, балалар.

Шундый исем белән йөри
Матурлык витамины.
Кишер, помидор, борычта
Таба алабыз аны.

Көннәр инде салкын, дуслар,
Җылы кием киегез.
Апельсин, мандарин ашап
"С" дигәнен җыегыз.

"К" витамины файдалы,
Ул бит канны яңарта.
Кәбестә, салат яфрагы,
Чикләвек аша шуңа.

"D" витамины кайда бар?
Йомырка, балык, сырда!
Кояшка карап елмайсаң
Сөякне дә ныгыта.
08.10.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262812
3
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез