АГ
Алсу Галеева(Сафина)
4 февраль, 2026 ел

Яшерен витаминнар

Витаминнар яшеренгән
Без ашаган ризыкка,
Исемнәре дә бик җайлы
Табарсың алфавитта.

Иммунитет күтәрергә
Ашагыз витаминнар.
"Башны яхшы эшләтә"— дип,
Киңәш итә табиблар.

Арыганнар онытыла,
Укырга дәрт өстәлә.
Яшелчә, җиләк-җимешләр
Әгәр торса өстәлдә.

Витаминнар ярдәм итә
Көчле булып үсәргә.
Табибларның киңәшләрен
Кирәк безгә үтәргә.

Һәммәсе дә бик файдалы,
Витаминнар бик мөһим.
Корычтай сәламәтлекне
Балалар, сезгә телим!
8.10.2025, Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0402262813
3
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез